Милләттәшләребез – Гарәп Әмирлекләрендә

Гарәп Әмирлекләре моннан 45 ел элек җиде әмирлектән төзелгән, хәзерге вакытта ул шаулап чәчәк атучы дөньядагы иң бай дәүләт. Ислам иле буларак, биредә һәркем иман белән яши, бөтен җирдә тәртип, тынычлык. Әмирлекләр беряктан нефть белән бай булса, икенче яктан монда туризм да зур үсеш алган. Гарәп Әмирлекләрендә җирле халык бүген 10 гына процент, ә калганнар 90% Һинстан, Кытай, Азия, Пакистан, Әфганстан, Филлипин һәм башка дәүләтләрдән килгән кешеләр. Шул исәптән- милләттәшләребез – татарлар да. Бүген сезне әнә шуларның берсе, ачык күңелле, кунакчыл, талантлы эшмәкәр – Исмәгыйль Шәңгәрәев белән таныштырасы килә. Милләттәшебез биредә 2006 елдан гаиләсе белән Шарджаның иң матур җирендә Фарсы култыгы ярында урнашкан йортта яши. Хәзер игътибарыгызга Исмәгыйл Каләмович белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Композиция "Arabian Bazaar" принадлежит исполнителю Twin Musicom. Лицензия: Creative Commons Attribution (https://creativecommons.org/licenses/by/4.0/). Исполнитель: http://www.twinmusicom.org/ В проекте использовались эпизоды видео kirill neiezhmakov и Jacek Zarzycki. Автор сценария - Ильшат Султанов; Журналист - Мирхади Разов; Закадровый текст - Лейсан Хаметова; Видеомонтаж - студия "Бриллиант медиа" www.brilliant-m.com

Дополнительная информация о герое телепроекта: www.shangareev.com www.dandubai.ru www.shantours.ru

Присылайте новости
Станьте нашим внештатным корреспондентом